ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Кичә гимназия-интернатта физика укытучыларының регионара фестивале кысаларында ачык дәресләр, мастер-класслар үтте.
Кичә гимназия-интернатта бөек татар шагыйре Г. Тукай истәлегенә багышланган шигырь бәйрәме үтте.
Иске Богады авылы китапханәсендә укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен"Китап -кешенең дусты" исемле мәгълүмәт сәгате узды

Бүген, 28 апреле көнне 9.00 сәгатьтән 12.00 гә кадәр Актаныш муниципаль районы «Яшьлек» мәдәни үзәгендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелде.

Әлеге язмабыз тагын мошенниклар һәм аларның корбаннары хакында.
28 апрель Теләкәй авылы китапханәсендә " Китап иле нәниләрне дәшә " исеме белән экскурсия уздырылды .  Авылыбызның " Дуслык " балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр  китапханә белән таныштылар .
Шимбә көнне Икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә кичә узды. 9-10 сыйныф укучылары, танышу һәм инглиз телендә аралашу максатыннан, Гарипов Рамил җитәкчелегендә гуманитар гимназия-интернат укучылары белән очраштылар. Безнең мәктәптән 3 укучы актив катнашты: 9а сыйныфыннан Гафаров Гадел, 10а - Анашкин Дмитрий, 10б - Халирахманов Динар.
Мәктәптә сугыш һәм тыл ветераннарына ярдәм итү бервакытта да тукталып тормый.
"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" акция кысаларында икенче санлы Актаныш урта мәктәбе укучылары ветераннарга өй һәм ишегалдын җыештырырга булыштылар, үзләре ясаган сувенирлар бүләк иттеләр. Ә ветераннар исә балачак истәлекләре белән, сугыш турында хәтирәләре белән бүлештеләр.

25 апрель көнне  Сәфәр зонасына караган башлангыч класс укучылары арасында каллиграфия конкурсы булды. Анда Киров урта мәктәбеннән 2 класс укучысы Ибрагимова Инзилә, 3 класс укучысы Галимарданова Зилә, 4 класс укучысы Мирзагитова Юлия катнашты. 

25 апрель көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә Г.Тукай иҗатына багышланган әдәби кичә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International