""Китап - кешенең дусты

2015 елның 28 апреле, сишәмбе
Иске Богады авылы китапханәсендә укучылар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Китап - кешенең дусты" дигән мәгълүмәт сәгате узды. Яңа китаплар хакында кыскача мәгълүмәт бирелде. Һәр яңа китап- ул яңа ачышлар дөньясы, яңа мавыгулар, фикерләр. "Бары тик китап укып кына без рухи байлыгыбызны арттырабыз, телебезне, аның камиллеген саклыйбыз,"- диде китапханәче.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International