Тукай иленә сәяхәт

2015 елның 28 апреле, сишәмбе
25 апрель көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә Г. Тукай  иҗатына багышланган  бәйрәм  кичәсе  үткәрелде.  Шагыйрь иҗатына багышланган  китап күргәзмәсе һәм Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп ясалган балалар рәсемнәреннән стенд эшләп куелган иде. Чара барышында презентация  күрсәтелде. Китапханәче  шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды,  авылдашыбыз Сәяф ага Хаҗиевның "Тукайлы заманда" һәм "Шагыйрь галәме" дигән шигырьләрен укыды. Кичә барышында шагыйрьнең шигырьләре һәм җырлары яңгырады. Укучылар "Әйтеп бетер", "Сорау-җавап" бәйгесендә дә актив катнаштылар. Бу  чара һәркемнең күңеленә хуш килде. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International