Бүген, 28 апреле көнне 9.00 сәгатьтән 12.00 гә кадәр Актаныш муниципаль районы «Яшьлек» мәдәни үзәгендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелде.
Республикабызның барлык районнарында да 28 апрель - түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне буларак уза.
Районыбызда узган чарада, ветераннарыбыз һәм аларның гаилә әгъзалары җирле үзидарә органнары, пенсия фонды, район прокуратурасы, шулай ук адвокат һәм нотариустан үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таба алдылар.
Сорауларның күпчелеге социаль, юридик проблемаларны хәл итүгә, шулай ук сугыш чоры балалары категориясенә кергәннәргә каралган льготаларга кагылышлы иде.