Иске Кормашның 4 класс укучылары татар теленнән мониторинг үтәләр. Укытучылары Фардиева Л.З.
Иске Кормаш укучылары нарат үсентесе ,урманга утырырга киттеләр.
Иске Кормаш укучылары бүген бәрәңге утырталар, кишер-чөгендер орлыгын чәчәләр.
20 апрель көнне мәктәп тирәләрен, юл читләрен,бакчаларны җыештырдык, тырмаладык.Тирә-ягыбызны чистарттык.
Районның яшь юл хәрәкәте инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен һәм велосипед белән идарә итү күнекмәләрен белүләрен “Куркынычсыз көпчәк” конкурсының район этабында күрсәттеләр. Әлеге бәйге районыбызда 17 тапкыр үткәрелә.
Конкурс ЮХИДИ бүлеге һәм район мәгариф бүлеге тарафыннан уздырылды. Анда районның 26 мәктәбеннән 104 укучы катнашты. Командалар велосипедта каршылыклар полосасын үттеләр, юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча сорауларга җавап бирделәр, үзләренең агитацион программаларын тәкъдим иттеләр.
Иске Кормашның 3 класс укучылары уртача нәтиҗәләргә ирештеләр. Алдагы елда тагында тырышып алгы урыннарга күтәрелгә язсын.
Мәктәбебезнең 6 класс укучысы Шәрифҗанова Айзирә "Яшь программист” XIX Республика конкурсының республика этабында “Web сайтлар» номинациясе буенча үзенең проектын уңышлы яклап кайтты. Җитәкчесе: Ч.З.Гыйлмуллина.