ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе

Актаныш үзәк район хастаханәсендә ветераннар палаталарында яткан Бөек Ватан сугышы яугирләре янына “Яшь гвардия” оешмасы волонтерлары килде

30 апрель көнне 18.00 сәгатьтә район мәдәният йортында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Актаныш оешма-предприятияләре үзешчән коллективларының смотр концерты булачак.
«Яшьлек» милли-мәдәни үзәк вәкилләре белән берлектә икенче санлы Актаныш урта мәктәбе 10б сыйныфында “Ветеранга хат” язу дәресе булып узды. Һәр укучы үзенең хатында ветераннарга әйтәсе рәхмәт сүзләрен, бәйрәм белән котлауларын җиткерделәр һәм хатны сугыш вакытындагы кебек итеп бөкләп бизәделәр.

1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан, муниципаль район башлыгы Фаил Камаевның Актаныш халкына мөрәҗәгате

Узган атнада, реконструкция эшләреннән соң, җәмәгать суды бинасын ачу тантанасы үтте. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Югары Суд рәисе Илгиз Гыйләҗев, юстиция министры Лариса Глухова, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, ТР Югары Суд рәисе урынбасары Роман Гаффаров, район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәев катнаштылар. 
   "Мәгърифәтне үстерүче институты"ның план-конспекты буенча  28 апрель көнне Минзәлә шәһәренең Кадет интернат-мәктәбе базасында кадет интернат-мәктәбе җитәкчеләренең республика практик-семинары узды.
    29 апрель көнне Актанышта Фирая Султанова Жданованың күчмә кубогына үткәрелгән җиңел атлетика буенча мәктәп балалары арасында эстафета уздырылды.
"Куркынычсыз тәгәрмәч"  район конкурсы

“Алиш эзләреннән” I төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең  “Шигърият бакчасында” һәм “Әкиятләрдән олы тормышка” секцияләрендә Чалманарат төп гомуми мәктәбе укучылары актив катнаштылар. VIII сыйныф укучысы Ләйсән Салават кызы Гайсина  III урынга лаек булды, IX сыйныф укучысы Лилия Сарварова, VI сыйныф укучылары Эльза Илдар кызы Исаева һәм Язилә Мөхәммәтнияз кызы Шәрипҗанова, V сыйныф укучысы Сирин Вилдан улы Имамов Диплом белән бүләкләнделәр. Һәрберсенә аерым бүләк тә тапшырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International