Актаныш үзәк район хастаханәсендә ветераннар палаталарында яткан Бөек Ватан сугышы яугирләре янына “Яшь гвардия” оешмасы волонтерлары килде һәм аларга Бөек Җиңүнең алыштыргысыз символы булган тасмалар тапшырдылар.
Волонтерлар ветераннарга якты, матур киләчәк бүләк иткәнгә рәхмәт белдерделәр һәм зур кайгылар китергән сугыш елларын да искә алдылар.