“Алиш эзләреннән” I төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең “Шигърият бакчасында” һәм “Әкиятләрдән олы тормышка” секцияләрендә Чалманарат төп гомуми мәктәбе укучылары актив катнаштылар. VIII сыйныф укучысы Ләйсән Салават кызы Гайсина III урынга лаек булды, IX сыйныф укучысы Лилия Сарварова, VI сыйныф укучылары Эльза Илдар кызы Исаева һәм Язилә Мөхәммәтнияз кызы Шәрипҗанова, V сыйныф укучысы Сирин Вилдан улы Имамов Диплом белән бүләкләнделәр. Һәрберсенә аерым бүләк тә тапшырылды. Аларның иҗади эшләре “Школа” редакция-нәшрият үзәге тарафыннан нәшер ителгән “Алиш эзләреннән” җыентыгына кертелде. Җитәкче укытучылары Әлфия Рафаел кызы Исрафилова.