Хөрмәтле актанышлылар!

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
Хөрмәтле райондашлар!
Барыгызны да 1 Май бәйрәме белән котлыйм! 
Май бәйрәмнәре яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч символы булып тора. Әлеге җылы яз көннәре дусларыгыз һәм якыннарыгыз белән очрашу шатлыгы белән тулылансын, яңа яшәү көче бирсен, ветераннар йөрәгендә бары тик якты хатирәләрне уятсын. 
Яз бәйрәме гаиләләребезгә иминлек, ил-көннәребезгә тынычлык, якыннарыбызга наз, игелекле гамәлләребезгә уңышлар китерсен. Бу чорга исәпләгән барча ниятләрегез тормышка ашсын, бәхетле, сәламәт булыгыз!
 

                                                                                                            Ихтирам белән Фаил КАМАЕВ, муниципаль район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International