Узган атнада, реконструкция эшләреннән соң, җәмәгать суды бинасын ачу тантанасы үтте. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Югары Суд рәисе Илгиз Гыйләҗев, юстиция министры Лариса Глухова, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, ТР Югары Суд рәисе урынбасары Роман Гаффаров, район Советының аппарат җитәкчесе Айдар Хәев катнаштылар.
Берәүгә дә сер түгел, кеше суд бинасының ишеген шатлыклы вакыйга уңаеннан ачып керми. Башына хәсрәт төшкән, ул проблеманың үзе файдасына чишелешен өмет иткәннәр килә анда. Бу очракта судта эшләүчеләрнең итагатьле итеп сөйләшүләре, суд бинасында кешене кабул итәрдәй шартлар тудырылган булу да мөһим роль уйный. Районда җәмәгать судьялары утырган бина шактый тузган, анда кешеләрне кабул итү өчен шартлар тиешенчә тудырылмаган иде. Өченче ел ТР Югары Суд рәисе Илгиз Гыйләҗев районга килгәч, ул бинага ремонт ясатырга кирәклегенә басым ясап, булышырга сүз биреп киткән иде. Ул, чынлап та, сүзендә торды. Юстиция министры Лариса Глухованың теләктәшлеге һәм булышлыгы белән әлеге бинага ремонт ясалды.
Хәзер җәмәгать суды бинасы һәркемне үзенә җәлеп итәрлек, матур, чиста. Бина эчендәге аппарат хезмәткәрләре бүлмәләре, суд утырышлары залы, архив, судья бүлмәсе барысы да зәвык белән эшләнгән.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений
с 06 час. до 18 час. 10 апреля 2026 г.
Утром, днем 10 апреля 2026 г. на территории Республики Татарстан местами ожидаются:
- сильный ветер 15-20 м/с;
- осадки в виде дождя и мокрого снега, на востоке РТ сильные;
- возможна гроза.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений
с 18 час. 5 апреля до 18 час. 6 апреля 2026 г.
Ночью и днем 6 апреля 2026 г. на территории Республики Татарстан и в г. Казани местами ожидается сильный ветер 15-18 м/с (в г. Казани до 15 м/с); возможна гроза.