"Шәп әйдаман" республика конкурсының район этабында "Дуслык" отряды әйдаманы Сибгатуллина Алия 2 урын яулады.
29 апрельдән 10 майга кадәр Казань шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Союз-2015 - Җиңү варислары" Бөтенроссия хәрби-спорт оешмалары һәм кадетлар корпусы җыены үтә.
“Шәрип Шәймиев музей-йорты” “Җиңү килде җиргә яз булып” дип аталган Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, Әдәбият елы һәм патриот – шагыйрь Нур Баянның тууына 110 ел тулуга багышланган иҗат фестивалендә Чалманарат мәктәбе укучылары: Сарварова Лилия (кызыксындыру бүләгенә дә ия), Гайсина Ләйсән, Гайсин Руслан, Хөсниярова Зөлфия, Шәрипҗанова Язилә, Локманов Илмир, Имамов Сирин Диплом белән бүләкләнделәр.