ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2015 ел
сишәмбе
Буген 5 май көнне Пучы мәдәният йортында Нур Баян исемендәге иҗат фестивале үтте.
1 май көнне Шәрип авылында балалар белән  мәдәният хезмәткәрләре  "Карга боткасы" бәйрәме  үткәрде.  Балалар төрле уеннар уйнадылар,күңел ачтылар.
Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында  Казан районара табигатьне саклау прокуроры урынбасары В. Н. Попов райондашларны кабул итә 
30 апрель көнне Татарча көрәш буенча Мөслимдә үткәрелгән районара турнирда  катнашып 4 класс укучысы Шәмсиев Илназ  2 урынны яулады. 
4 класс укучысы Исхаков Сәйдәш Республикакүләм "  Туган ягым -яшел бишек" бәйгесендә катнашып II дәрәҗә Дипломга, җитәкчесе технология, рәсем укытучысы З.Ф. Кашапова  Таныклыкка лаек булдылар.

  2014-2015 уку елында IХ сыйныф укучыларының барысы өчен дә дәүләт йомгаклау аттестациясе кысаларында татар теленнән бердәм республика тесты үткәреләчәк.  

Бүген Киров урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары белемнәрен сынап карау өчен татар теленнән бердәм дәүләт тестын эшләп карадылар. Тест эше 150 минут вакытны алды. 

1 класс укучысы Сафиуллин Самат район күләмендә узган  "Беренче класс укучысының мәдәни көндәлеге"  конкурсында катнашып 1 урынга лаек булды. 
'Культуралы ата-ана" номинациясендә Сафиуллин Сибгат Фоат улы җиңүче дип табылды. 
28 не апрель көнне 4 класс укучысы Багаветдинова Камилә (җит.Шәйхуллина С.Р.) Казан шәһәрендә 1нче төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең "Шигърият бакчасында" секциясендә катнашып кайтты. 
Башлангыч класслар укытучысы Шәйхуллина Светлана Риф кызының балаларга класстан тыш чаралар өчен пьесалар, бәйрәм сценарийлары, шигырьләр тупланган тәүге китабы дөнья күрде. 
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү чараларын уздырганнан соң да ветераннар белән эшне дәвам итәргә кирәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International