Меңнәр мәктәбе яңалыгы

2015 елның 5 мае, сишәмбе
Бу көннәрдә Чишмә авылы уртасында әле яңа гына урнаштырылган, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган һәйкәл янында кызу эш алып барыла. Мәктәп укучылары һәм хезмәткәрләре дә кызу эш уртасында кайнаша. Алар тирә-юньне җыештырып, агачлар утырттылар, чәчәклек урыны әзерләнә. Шул ук вакытта укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз һәйкәлне ачу тантанасына чыгыш әзерлиләр. Бу көннәрдә авылыбызга Район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Энгель улы Фәттахов килеп, эш барышы белән танышты, һәйкәл тирәсеендә агач утырту эшендә катнашты. Якты көннәребез өчен сугыш кырларында баш салган якташларыбыз, көнне төнгә ялгап хезмәт куйган тыл батырларыбыз, сугыш еллары ачысын үз җилкәләрендә татыган шул чор балаларына без зур хөрмәт белән карыйбыз һәм аларга дан җырлыйбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International