"Союз-2015 - Җиңү варислары" Бөтенроссия хәрби-спорт оешмалары җыены

2015 елның 6 мае, чәршәмбе
    29 апрельдән 10 майга кадәр Казань шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Союз-2015 - Җиңү варислары" Бөтенроссия хәрби-спорт оешмалары һәм кадетлар корпусы җыены үтә. Ун көн дәвамында кадетлар  ярышларның төрле төрләрендә үз казанышларын күрсәтәчәк һәм киләчәктә лаеклы Ватанны саклаучылар булачакларын раслаячак.
    30 апрель көнне Казанның 1 Май мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Союз-2015 - Җиңү варислары" Бөтенроссия хәрби-спорт оешмалары һәм кадетлар корпусы җыены ачылды. 
    Актаныш кадет интернат-мәктәбеннән физик культура инструкторы Ахмаров О.Р. һәм тәрбияче Корбанов К.М. җитәкчелегендә 10 укучы катнаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International