ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары  һәм  укытучылары ГТО гормаларын тапшырып бетерделәр. 

“БКИ ТР” 2015 елга план-графигы нигезендә, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы заданиесен үтәү өчен, 5-6 май көннәрендә Әгерҗе шәһәренең Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче санлы урта мәктәбендә төп гомуми белем бирү программасы өстендә эшләгән  укытучылар өчен зона семинары булып узды. 

5 нче май көнне Пучы мәдәният йортында шагыйрь  Нур Баян фестивале үтте. Бу конкурста Киров  урта мәктәбенең 7 нче класс укучысы Сибгатуллина Алисә 3 урынга лаек булды. 

6 май көнне икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә семинар-практикум булып узды. Анда ОГЭ оештыручылары һәм техник белгечләр катнашты. Мәгариф бүлеге методисты Ахмәтгәлиева Зөлфия Виловна и  Ахмәтханова Илиза Хиразетдиновна семинарда катнашучыларны норматив документлар белән таныштырдылар, тестирование бланклары тутыру буенча инструктаж үкәрделәр. Гилязова Гөлнар Маликовна имтихан вакытында off-line видеога язу үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирде.

6
май, 2015 ел
чәршәмбе
6 май  - бәйрәм алды көннәренең берсендә, Актанышның Җиңү паркында сугыш чоры балалары һәм тыл ветераннарына һәйкәл ачылды.
«Гыйлем» белем бирү порталының «Хәтер» проекты кысаларында порталның эшче төркеме тарафыннан «Гөнаһсыз каһарман» исемле документаль тасма төшерелде. 
Быелгы яз үзенчәлеге белән шаккаттырды. Кыштан соң җәйгә күчтек. Язгы чәчү дә бераз соңарыбрак башланды. Әмма зыяны юк дип саный авыл хуҗалыгы белгечләре. 
Югары Яхшый мәктәбенең 4 класс укучысы Баһаветдинова Камилә 1 урын яулады. 
Авылдашыбыз Заһитов Мөнир Фаяз улы  ярдәме белән Җиңү паркы ачылачак. Югары Яхшый укучылары да бу изге эшкә үзләреннән өлеш кертәләр

Балаларны юл фаҗигаларыннан саклауга юнәлтелгән юл йөрү куркынычсызлыгының Өченче Глобаль атналыгы уңаеннан 5 май көнне Сәфәр урта мәктәбендә "Будь ярким! Стань заметным!" дип исемләнгән флэш-моб үткәрелде. Укучылар вәкиллекле органнарга үз теләкләрен җиткерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International