ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
4 класс укучысы Муллагалиев Айзат, 11 класс укучысы Хөҗәтова Рәзиләләр "Алиш эзләреннән" исемендәге I төбәкара  фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, сертификатка ия булдылар.
"Техник иҗат" II республика фестиваленең район этабында безнең мәктәптән 5 укучы катнашып, 9 нчы класс укучысы Әхмәтов Илназ "Судомоделирование буенча үрнәк чыгыш" номинациясендә III урынга ия булды.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Җиңү безнең гаиләдә" тарихи-патриотик республика акциясе кысаларында үткәрелгән "Балалар Җиңүне ясый" район конкурсында катнашып 2 нче класс укучысы Әхмәтова Ленара һәм 8 нче класс укучысы Багауова Гөлгенә II урынны яуладылар.
"Иң яхшы вожатый" република конкурсының район этабында катнашып, безнең мәктәпнең 8 нче класс укучысы Хисамова Ралина уңышлы чыгыш ясады.

       Иртәгә, 8 май көнне Киров авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг узачак. Бүген  Киров урта мәктәбендә венок ясар өчен  Шәйхелмарданов Ә.В. җитәкчелегендә  10 нчы класс укучылары урманнан чыршы ботаклары алып кайттылар. 8 класс укучылары гирлянда һәм венок ясадылар. Әлеге венок һәм гирляндалар 8 нче май көнне Киров мәдәният йорты каршындагы һәйкәлгә куелачак.

  Мәктәп теплицасыннан алынган азык Кадет интернат-мәктәбенең ашханәсендә кулланыла.

    Киров урта мәктәбендә гадәти кыңгырау тавышы урынына тәнәфескә звонок биргәндә, танылган патриотик җырлар яңгыратыла. Бу җырлар: “Катюша” - М.Блантер, М.Исаковский, “День Победы” - Д.Тухманов, В.Харитонов, “Три танкиста” -  Д. Покрассов, Б.Ласкин, “Прощание Славянки” -  В.Агапкин, В.Лазарев, “Смуглянка” -  А.Новиков, Я.Шведов, “Синий  платочек” -  Г.Гольц, Е.Штестбургский, Я.Галицкий, М.Максимов.

    Әлеге җырларны волонтёры70.рф/audio ссылкасы аша алдык. 

Мәктәбебез укытучылары һәм укучылары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70-еллыгына баышланган велопоходта катнашты.
Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары парадка әзерләнәләр.
Казан шәһәрендә  I Республика "Җиңү җыры" әдәби конкурсы булып үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International