Иртәгә, 8 май көнне Киров авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг узачак. Бүген Киров урта мәктәбендә венок ясар өчен Шәйхелмарданов Ә.В. җитәкчелегендә 10 нчы класс укучылары урманнан чыршы ботаклары алып кайттылар. 8 класс укучылары бик матур итеп, чәчәкләр куеп, гирлянда һәм венок ясадылар. Әлеге венок һәм гирляндалар 8 нче май көнне Киров мәдәният йорты каршындагы һәйкәлгә куелачак.