«Гөнаһсыз каһарман»

2015 елның 6 мае, чәршәмбе
«Гыйлем» белем бирү порталының «Хәтер» проекты кысаларында порталның эшче төркеме тарафыннан «Гөнаһсыз каһарман» исемле документаль тасма төшерелде. Әлеге кыска метражлы фильм Бөек Ватан сугышы елларында алман әсирлегенә эләгеп, искиткеч сынаулар аркылы узган якташыбыз Һадимулла Зәйнуллинга багышланды. Чын мәгънәсендә документаль видеоязмада Һадимулла Зәйнулла улының әсирлектә күргәннәре, Сталинградтан – Польша – Франция – Италия – Гыйрак – Иран – Азәрбайҗан маршруты буенча үткән гаҗәеп юлы җентекләп тасвирлана. 6 май көнне әлеге фильм ветеранның үзенә тәкърир ителде. Фильмны төшерү эше белән «Гыйлем» проекты авторы, гимназия-интернат тәрбиячесе Ленар Хөсәенов җитәкчелек итте.
Видеоязма белән http://sugish.giylem.pro адресы буенча урнашкан «Гыйлем - Хәтер» сайтында танышып була. Фильм Актаныш телевидениесенең чираттагы чыгарылышында күрсәтеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International