“БКИ ТР” 2015 елга план-графигы нигезендә, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы заданиесен үтәү өчен, 5-6 май көннәрендә Әгерҗе шәһәренең Таҗи Гыйззәт исемендәге 3 нче санлы урта мәктәбендә төп гомуми белем бирү программасы өстендә эшләгән укытучылар өчен зона семинары булып узды. Бу семинарда Киров урта мәктәбеннән 3 педагог катнашты. Тарих укытучысы Галиева Р.Ә., инглиз теле укытучысы Солтанова А.Н., математика укытучысы Имамова Р.Х.