31 март көнне үзәк китапханәнең уку залында Актаныш технологик техникумы укучылары өчен "Өмет" патриотик клубының чираттагы дәресе булды.
31 март көнне Байсар мәктәбендә 6-9 класслар арасында баскетбол буенча мәктәп беренчелеге уздырылды.
27 март көнне, барлык илләрдә Халыкара театр көне билгеләп үтелә. Иң борынгы сирәк очрый торган сәнгатьләрнең берсе ул театр. Ул менә “монда”, турыдан – туры тамашачылар күз алдында иҗат ителә.
31 март көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Актаныш технология техникумы өчен "Ә.Еники әсәрләрендә рухи матурлык" темасында әхлак дәресләре үткәрде.
Байсар мәктәбе укучылары Актаныш муниципаль районы башлыгы призына уздырылган милли көрәш ярышында уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
28 нче март көнне гимназия-интернатның яшь инспекторлар отряды ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәте иминлеге фонды җитәкчесе Рәсимә Сәетова белән берлектә юл хәрәкәте иминлеге буенча акция уздырдылар. Бу акция кысаларында укучыларыбыз Актаныш урамнарында җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләре тупланган буклетлар тараттылар.
Кадет интернат- мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Фәрхетдинова Айназ (җитәкчесе Л.Ф.Фәрхетдинова) халыкара иҗади һәм проект эшләренең “Россия Династияләре” дигән конкурста катнашып мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары А.И. Поминов имзалаган сертитфикат белән бүләкләнде.
2016 нчы елның гыйнвар һәм апрель айларында республикада ел саен “Закон Территориясе” дигән конкурс үткәрелә.
Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе коллективы (җитәкчесе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ф.М.Гардисламова) “Закон территориясе” район конкурсына үз эшен җибәрде. “Белем бирү учреждениеләре укучылары арасында хокук бозуларны кисәтүдә лаеклы өлеш керткәне өчен” номинациисендә призлы 3 урынга лаек булды.
Чаллы шәһәрендә математика укытучысы Гильфанова Нәҗибә Мирзанур кызы ФГОС буенча НИСПТРда 108 сәгатьлек белем күтәрү курсларында булып кайтты.