27 март көнне, барлык илләрдә Халыкара театр көне билгеләп үтелә. Иң борынгы сирәк очрый торган сәнгатьләрнең берсе ул театр. Ул менә “монда”, турыдан – туры тамашачылар күз алдында иҗат ителә.
Актаныш үзәк балалар китапханәсендә театр көненә багышлап, Актаныш урта мәктәбенең 6 “В” сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Тәнзилә Хафизова) катнашында “Республика театрлары буенча видеосәяхәт” дигән исемдә мәдәни чара уздырылды. Балаларга иң элек шул исемдә электрон презентация күрсәтелде. Мәдәни чара барышында балалар үзләренең театр турында тәэсирлэре белән уртаклаштылар. Һәм, әлбәттә, мәдәни чара барышында театрда үз – үзеңне тоту кагыйдәләре турында әңгәмә дә алып барылды.
Балаларның игътибарына шушы күренекле датага багышланган китап күргәзмәсе оештырылды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)