ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

 6 апрель көнне Бурсык төп гомуми белем бирү мәктәбендә милли мәсьәләләр буенча методист Л.Ш.Равефова һәм районның яшь татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында “Яшь укытучылар мәктәбе” булып узды. Киңәшмә барышында яшьләрне борчыган мәсьәләләр, уку-укыту эшчәнлегендә туган авырлыклар уртага салып сөйләшенде. Т.М.Хафизованың “Республика олимпиадаларына әзерлек” һәм А.М.Шәемованың “ Фәнни-гамәли конференцияләрнең үзенчәлекләре” дигән темага чыгышлары тыңланды, Габдулла Тукайның 130 еллык юбилееына багышлап әзерләнгән ачык чара каралды. Семинарда  безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шайхразиева Фәрдүнә дә катнашты.

Сәламәт яшәү рәвеше пропогандалау максатыннан мәктәптә күңелле старталар уздырылды

Ералаш

Мәктәптә "Ералаш" дип аталган  акция  башланып китте.  Барлык  класс укучылары кызыклы сюжетлар төшерү  белән  шөгыльләнә. Кемдер үзен төшерүче, кемдер режиссер, ә кемдер актер ролендә  сыный. Уңышлар безгә!

 

Иске Кормаш мәктәбендә баскетбол буенча зона ярышлары узды.Бу ярышта Зөбәер мәктәбе командасы 2 нче урынны яулады.Җитәкчеләре - Султанов Н.Р.

2016 ел Татарстан Республикасында “Сулыкларны саклау” елы уңаеннан Күҗәкә мәктәбендә һәр класс сулыклар макеты ясады. 4.04. көнне конкурсның мәктәп этабына йомгак ясалды. 5 класс укучылары җиңүче дип табылды. Класс җитәкчеләре Салахова Д.И. җитәкчелегендә бу классның эше район этабында чыгыш ясаячак.  Эшне Фазлиева Зәйнәп тәкъдим итәчәк.

Шул уңайдан китапханәдә "Күңелләрдә мәңге яши" дигән китап күргәзмәсе оештырылды.

Дәрестән соң 7-8 кл егетләре “Оста куллар” түгәрәгендә техник иҗат конкурсында катнашу өчен әзерләнәләр. Алар янгын сүндерү машинасы макетын ясыйлар. Технология укытучысы Шәехов Ә.Ә. укучыларны макет ясау серләренә өйрәтә.

Байсар мәктәбе командасы баскетбол буенча зона ярышларында 2 урынны яулады

2016 нчы елның 6 апреленнән 10 ынчы апреленә кадәр Алабуга шәһәрендә бокс буенча республикакүләм “Динамо җәмгыяте беренчелегенә ” турнир уздырыла. 

Актаныш кадет интернат-мәктәбе тәрбиячеләре Корбанова Ә.Ф. һәм Корбанов К.М. дәрестән тыш чараларга методик эшкәртмәләренә рецензия алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International