Мәктәптә химия, биология, география атналыгы кысаларында 5-8 класс укучылары арасында ярыш узды. Укучылар ике командага бүленделәр һәм көч сынаштылар. Географик атамалар, елга һәм күл, шәһәр исемнәре һ.б. буенча белемнәрен барладылар. 38,5 балл җыеп "Кара диңгез" командасы беренчелекне алды.
География, биология, химия укытучысы Гыйбадуллина Рәзилә Наил кызы тарафыннан атналыкка старт биреп, план белән таныштырылды. Беренче көнгә куелган план нигезендә кош ояларына конкурс билгеләнгән иде. Конкурста укучылар актив катнашты.
Чисталык икеайлыгы кысаларында Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә өмәләр үткәрелә башлады. Укучылар дәрестән соң территорияне тырмалыйлар, чүптән арындыралар. Өйләренә кайткач та бу эшне дәвам итеп ишек алларында, бакчаларда эшлиләр.
Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Тукай айлыгы” кысаларында мәктәптә башлангыч класс һәм 5 класс укучылары арасында Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү буенча конкурса әзерлек бара. Тукайның “Таз”,“Эш беткәч уйнарга ярый”, “Акбай” әсәрен сәхнәләштерделәр. Җиңүче класс район этабында катнашачак.
6 апрель көнне Яңа Кормаш балалар бакчасында балаларны ике теллелеккә өйрәтү кысаларында рус телендә “Петушок-золотой гребешок” дигән күңел ачу кичәсе үткәрелде.
Каникул вакытында мәктәптә өмә.
6 апрель көнне Зөбәер балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Зөбәер төп гомуми белем бирү китапханәсенә экскурсиягә килделәр.Китапханәче балаларны китапханә белән таныштырды.Китапханә һәм китапханәче һөнәре турында сөйләде.Балалар китапханәгә кече яшьтәге балалар өчен килүче журналлар белән таныштылар.Балаларга бик ошады.
Чуракай мәктәбендә бөек шагыйребез Г. Тукайның 130 ел тулу уңаеннан "Тукайлы балачагым" дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрелә.
Балалар бакчасында тәрбияләнүче Шагалиева Айзилә, Фахразиев Раяз, "Тулпар" триосы, "Күбәләк" вокаль ансамбле Татарстан республикасы мәгарифне үстерү институты тарафыннан оештырылган Россия күләмендәге "ЧУДО-ПЕСЕНКА" бәйгесендә I, II, III дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булдылар. Аларны бакчаның музыка җитәкчесе Чекалина Гүзәлия Фирдәвис кызы әзерләде.
7 апрель –Сәламәтлек көне. Шул уңайдан, бүген мәктәптә Богады, Яхшый ,Зөбәер мәктәбе укучылары катнашында баскетбол ярышы узды.Зөбәер мәктәбенең кызлар командасы беренче урынны алды.