ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген 7 апрель көнне, дәресләрдән соң   "Муса Җәлил" балалар оешмасы  белән, Пучы авылындагы картлар йортында тәрбияләнүче Нагыймова Гәмбәрия әбинең хәлен белеп кайттык. Ул безнең укучыларыбызны үзенең үткән тормышы, сакланган фотолары белән таныштырды. Укучыларыбызга әлеге очрашу бик ошады.

Кыр - Каентүбә авылында калфак чиктеләр.

5 апрель көнне мәктәпнең егетләр командасы Киров мәктәбендә үткәрелгән баскетбол ярышында катнашып кайтты.

 

Иске Балтач авыл клубында балалар белән "Кесә телефоны дусмы, дошманмы?" дигән темага әңгәмә үткәрелде.

Иске Балтач авыл клубында балалар өчен кошлар көненә багышлап "Канат очларына элеп яз китерә ич алар" дигән кичә үткәрелде. 

 

                     Бүген мәктәптә Бөтенрәсәй “Мы готовы к ГТО” акциясе кысасында “Готов к труду и обороне” темасы буенча бердәм дәрес узды. Әлеге дәрестә барлык укчылар да катнашып, тема буенча бик күп файдалы мәгълүмат  һәм  кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.

6 апрель көнне МБББУ "Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе" базасында "Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендәэшчәнлекле юнәлешне оештыру" темасы буенча башлангыч укытучылары Яңа Әлем балалар бакчасы тәрбиячеләренә ачык дәресләр күрсәттеләр. Соңыннан дәресләргә үзанализ, анализ, фикер алышулар булды.

  Республика күләмендә  25 апрельдә 9 класс укучылары  татар теленнән  БРТ  тапшырачак.  Бүген Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 класс укучылары өчен БРТ форматында сынап карау тесты үткәрелде.

Зөбәер мәктәбендә баскетбол буенча зона ярышлары узды.Бу ярышта Зөбәер мәктәбенең кызлар командасы 1 нче урынны яулады.Җитәкчеләре - Султанов Н.Р.Афәрин!

Бурсык мәктәбендә "Тукай көннәре" үткәрелә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International