ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2016 ел
җомга

5 апрель көнне мәктәптә биология укытучысы Гилванова Н.Х. җитәкчелегендә  "Кошлар көне"  билгеләп үтелде. Кичә кошлар тормышыннан алынган кызыклы фактлар турында презентация карау һәм табигатьтәге экологик проблемалар, аларны чишү юлларын эзләү белән үрелеп барды.

Дәүләт башлыгы россиялеләрнең сорауларына җавап бирәчәк


7
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар.Барганда юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр,китапханәче Рәзинә апаның китапларның күптөрлелеге,аларны саклау турында киңәшләрен тыңладылар.Тукай әсәрләреннән күргәзмә белән танышып, аның әсәрләре белән таныштылар.

Бакчабызда табигать почмагында чәчәк үсентеләре тишелеп чыккан.Аларны аерып утыртырга,су сибәргә кирәк.Гөлләрне тәрбияләү тузаннарын сөртеп,туфракларын йомшарту-безнең яраткан эшебез.Тәрәз төбендә тәҗрибәләр үткәрү  тагын да  кызыклырак.

Уен коралларында уйнау балаларның музыкаль белемен генә үстереп калмый, халык көйләренә,аның гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияли. Шуны истә тотып,музыка укытучысы Фәррахова Айзарә Тукай көненә  балаларга җырларны уен коралларында уйнарга өйрәтә. 

Бакчабызда “Тукай әсәрләреннән яраткан герой”ны  тасвирлаучы кул эшләренә конкурс игълан ителде.Төрле материаллардан эшләнмәләрне көтеп калабыз.Уңышлар!

7 апрель көнне икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә “Без ГТОга әзер” акциясе узды.

Актанышта гомер итүче тыл  ветераны Вәлиханова Сәхия Вәлихан кызы 2016 елның 7 апрель көнендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә 

Киров урта мәктәбендә 4-9 апрель көннәрендә биология һәм экология атналыгы үткәрелә. Атналык кысасында 7 апрель көнне 5-11 класс укучылары "Валеология на страже здоровья" (Аглямова А. 8 кл.) һәм "Лишайниклар һәм биондикация" (Бикемова Г. 11 кл.) проект эшләре белән таныштылар ( җитәкчесе Мәгъдәнурова Г.Х)

Бүген, мәктәбебезнең янгынга каршы оештырылган "Ялкын" отряды белән бергә, Пучы авылындагы янгын сүндерүчеләр оешмасында экскурсиядә булып кайттык. Безне бүлек җитәкчесе  Яхин Искәндәр каршы алды һәм оешмада булган барлык янгын сүндерү машиналары белән таныштырып, алар белән эшләү кагыйдәләрен өйрәтте һәм укучыларыбызны кызыксындырган сорауларны да җавапсыз калдырмады. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International