7-апрель көнне җәмәгать бинасына урнашкан оешма хезмәткәрләре тирә-якны чистарту эшләре белән шөгыльлләнделәр.
Кадет интернат-мәктәбе көрәшчеләре Татарстан Республикасының беренче Президенты Кубогына уздырылган татарча көрәш ярышларына әзерләнәләр.
14 апрель көнне 12 сәг. кадет интернат-мәктәбендә 9че һәм 11че классларның математика һәм русс теле фәннәреннән ТДИ һәм БДИ имтиханнарын биреп карау нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булачак.
6че апрель көнне Актанышның беренче мәктәбе базасында егетләр арасында баскетбол буенча зона ярышлары узды.
Мәктәптә "Иң яхшы кош оясы" буенча конкурс үткәрелде. Әлеге конкурста сыерчык ояларын әтиләре ярдәме белән ясаган башлангыч класс укучылары да, үз куллары белән ясаган югары класс укучылары да катнашты. Сыерчык оялары урманчылык хуҗалыгына тапшырылды. Ә "Кошлар көне" исеме астында үткән класстан тыш чарада укучылар кошларның урманны саклаудагы ярдәме белән таныштылар.
7 апрель көнне мәктәптә "Ихлас" психологик үзәге педагог - психологы Гимадиева Ф.Ф. белән очрашу үткәрелде.
6 нчы апрель көнне мәктәптә 9 класс укучыларының ата-аналар җыелышы булды. Һәр фән иясе укучыларны ОГЭга әзерләүләре турында ата-аналарга аңлаттылар, фикерләре белән уртаклаштылар.