ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2016 ел
җомга

Бүген, ягъни 7 апрель  көнне, мәктәбебездә ГТО га әзерлек максатыннан ике команда көч сынашты. Татар Суыксуы урта мәктәбе һәм Мари Суыксу мәктәбенең 5 -6 сыйныфлар катнашында оештырылган әлеге ярышта дуслык җиңде. Молодцы егетләр, кызлар! Киләчәктә дә сезгә ГТО ны яхшы тапшырырга язсын. Уен-ярышны физкультура укытучысы Галиев Нияз Минтимер улы оештырды.  

Бүген, ягъни 5 апрель  көнне, мәктәбебезнең “Яшь янгын сүндерүчеләр” отряды “Ромашка” балалар бакчсында янгынга каршы профилактика чаралары буларак аңлату эшләре алып барды.

5 апрель  көнне, мәктәбебезнең “Яшь янгын сүндерүчеләр” отряды янгын сүндерү депосына сәяхәт ясадылар. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерделәр. Янгын сүндерүчеләр киемнәрен киеп карадылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

  Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең егетләр командасы (  Сәлимгәрәев И., Фаррахов И., Нуриев Д., Хөрмәтуллин Р.,  Ханов Р, Марданов И.),  баскетбол буенча   зона ярышларында катнашып, икенче урынга чыктылар һәм финал уеннарында катнашу хокукын  яуладылар. Аларга алдагы уеннарда да уңышлар телибез!

 Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Шәемова Альбина Мөбәрәк кызы   Бурсык төп гомуми белем бирү мәктәбе  базасында уздырылган  "Яшь укытучылар мәктәбе"ндә " Фәнни- гамәли конференцияләрнең үзенчәлекләре" дигән темага  чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул, эш тәҗрибәсенә нигезләнеп,  тема сайлау, чыганаклардан файдалану, әдәби эзләнү  эшен оештыру,  материалны тәртипкә китерү, презентация төзү тәртипләре белән таныштырды.

 Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан шагыйрьнең тормышын, эшчәнлеген, иҗатын  өйрәнү дәвам итә. Китапханәче Нургатина Л. И.тарафыннан "Тукай ул- гасыр могъҗизасы"  дигән темага китаплар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Г.Тукайга багышланган монография, фотоальбом, аның әсәрләре урын алган. Шулай ук Тукайга багышланган шигырьләр,төрле язучыларның Тукай һәм аның замандашларын чагылдырган әсәрләре дә укучыларны битараф калдырмый.  Китапханәче  башлангыч класс укучыдарын күргәзмә белән таныштырды. Яшь үзенчәлекләреннән чыгып, нәни дусларына китаплар тәкъдим итте.

Кичә Актаныш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе-балалар бакчасында "Сәләтле балаларны барлау, үстерү, аларга шартлар тудыру" исеме астында педагогик утырыш үтте. Утырышта гимназия-интернат директоры А.К. Галиәхмәтов та катнашты. Ул ике уку йортының уртак эшчәнлек юнәлешләрен, белем бирүнең сыйфатын үстерү юлларын билгеләде.

 

Бөек Тукаебызның 130 еллыгы уңаеннан укучыларыбыз Габдулла Тукай әсәрләрен искә төшереп, 26 апрельдә узачак "Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү" конкурсына әзерләнәләр.

"Мин әкиятләр яратам" рәсем конкурсы.

7 апрель- Бөтендонья сәламәтлек көне. Сәламәтлек кеше өчен иң кирәкле һәм иң кыймәтле яшәү факторы. Башлангыч сыйныф укытучылары бу көнне 1-4 сыйныф укучылары белән «Сәламәтлеккә юл» темасына кызыклы чара үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International