ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2016 ел
җомга

7 апрель көнне үзәк китапханәнең уку залында "Туган тел" клубы Актаныш технологик техникумы укучылары белән "Елгалар дөньясына" циклыннан "Агыйдел" елгасына багышлап дәрес уздырды.

Богады төп гомуми белем бирү мәктәбендә биология атналыгы дәвам итә. 7 апрель көнне мәктәбебезнең биология, химия укытучысы Рәмзия Зыязетдин кызы Әмирова 1-7 класс укучылары белән “Табигать һәм без” дигән кичә үткәрде. Анда дәньякүләм, ил һәм туган якның экологик проблемаларына басым ясалды. Соңыннан укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, җиңүчеләр билгеләнде. Кичә бик тәрбияви һәм файдалы булды.

6 апрельдә, балалар әдәбияты көне уңаеннан, күчмә китапханә рәвешендә, мәктәп балалары белән китапларга күзәтү үткәрелде.

Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә ОБЖ укытучысы Гильметдинов М.Ф.юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча иң яхшы эмблемага конкурс иълан итте. Конкурста җиңүчеләрне призлар көтә. Марат Флусович барлык укучыларны да әлеге конкурста актив катнашырга чакырды. 

2б сыйныфы укучысы Шарифуллин Ислам дзюдо буенча региональ турнирда катнашты.

Бүген мәктәптә Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан башлангыч  класс укучылары арасында шагыйрьнең иҗаты буенча викторина үткәрелде. Анда барлык укучылар да актив катнаштылар. 4 нче класс укучысы Адилә Манихова Г.Тукай иҗатын иң яхшы белүче дип табылды. Аны зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә  шагыйрьнең иҗатын өйрәнүне дәвам итүен телибез..

7 апрель көнне мәктәпнең актлар залында "Своя игра" викторинасы үтте.

5 апрель көнне ветераннар йорты китапханәсендә халыкара балалар китабы көне үткәрелде.

5 апрель көнне ветераннар йорты китапханәсендә кошлар көненә карата "Кошлар да сөенә белә" исемле викторина үткәрелде.

Район күләмендә ярышларга әзерләнү максатыннан, 8 апрель көнне мәктәптә укытучылар арасында ату ярышы үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International