7 апрель көнне үзәк китапханәнең уку залында "Туган тел" клубы Актаныш технологик техникумы укучылары белән "Елгалар дөньясына" циклыннан "Агыйдел" елгасына багышлап дәрес уздырды. Агыйдел елгасының тарихы-географик атамасы белән таныштырылды. Елгага багышланган җырлар җырланды, шигырьләр укылды. "Җик мәргән"дигән тарихи дастаннан өзек һәм Ф. Дәүләтбаевның Агыйдел елгасына багышланган яңа шигыре укылды.

