ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2016 ел
шимбә

Н.Лобачевский исемендәге I Бөтенроссия фәнни конферециясендә гуманитар гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Энҗе Әһлетдинова - призер, 10 нчы сыйныф укучысы Айсинә Салахова (җитәкчеләре Л.Ф. Әһлетдинова) лауреат исемен яуладылар.

Татарстанда - су саклау зоналары елы.

Башлангыч сыйныф укытучылары Басыйрова Л.М. һәм Харисова З.И. җитәкчелегендә башлангыч сыйныфы укучылары белән “Исәнмесез, кошкайлар!” дип аталган сыйныфтан тыш чара үткәрелде. Укучылар бик матур итеп шигырьлэр сөйләделәр. Шулай ук укучылар викторина сорауларына да җавап бирделәр, кроссвордлар һәм табышмаклар да чиштеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте.

8 апрель көнне Яңа Әлем балалар бакчасында тәрбиячеләр Р.Х. Әгъләмова, Л.Р. Максутова уртанчылар төркеме балалары белән ата-аналарга ачык эшчәнлекләр күрсәттеләр.


8
апрель, 2016 ел
җомга

Бәйге нәтиҗәләре буенча безнең 3 нче класс укучылары 1 нче дәрәҗәдәге диплом белән, ә 2 нче класс укучысы Фәррахова Ләйсән 2 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр.

Икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә атна дәвамында 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары химия, тарих фәннәреннән биреп карау имтиханнарын эшләделәр.

Бу атнада, якшәмбе, ягъни 10 нчы апрель көнне, гимназия-интернатка сайлап алу туры үтәчәк. Башлана 9 сәг.

5 апрель көнне “Ташкын” хуҗалыгы күпъеллык үләннәрнең костер өлешен аммиак селитрасы белән тукландыруга керешкән. Бу эштә “Агроэлитсервис” оешмасының “Туман-1” агрегаты эшли (шоферы Рәлиф Мәгфуров).

8 апрель көнне Күҗәкә авыл китапханәсендә сәламәтлек көненә багышланган "Сәламәтлек - иң зур байлык" дигән  чара үткәрелде.

5 нче апрель көнне гимназия-интернатның 8, 10 нчы сыйныф укучылары ата-аналар җыелышы тәмамлангач, ата-аналарга күренекле татар драматурглары әсәрләре буенча куелган спектакльләр тәкъдим иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International