ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2016 ел
шимбә

Бүген, ягъни 6 апрель көнне Бурсык төп гомуми белем бирү мәктәбендә милли мәсьәләләр буенча методист Л.Ш.Равефова һәмрайонның яшь татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында “Яшь укытучылар мәктәбе” булып узды. Киңәшмә барышында яшьләрне борчыган мәсьәләләр, уку-укыту эшчәнлегендә туган авырлыклар уртага салып сөйләшенде. Т.М.Хафизованың “Республика олимпиадаларына әзерлек” һәм А.М.Шәемованың “ Фәнни-гамәли конференцияләрнең үзенчәлекләре” дигән темага чыгышлары тыңланды, Габдулла Тукайның 130 еллык юбилееына багышлап әзерләнгән ачык чара каралды. Семинарны үз югарылыганда оештырган өчен мәктәп директоры И.Ә.Шакировка, татар теле һәм әдәбияты укытучысы А.И.Шакировага, мәктәп коллективына зур рәхмәтебезне белдерәбез!  Иске Кормаш мәктәбеннән 1 категорияле рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы Газизова Фәйрүзә Риф кызы  семинарда катнашты. 

 

8 апрель көнне район күләмендә ату ярышларына әзерләнү максатыннан, укытучылар арасында ату ярышы үткәрелде. Иң төз атучылар булып Газизов И .Н, Зарипова Л., Газизов Г.Ф. һәм Фардиева Л. булдылар. Җиңүчеләр район күләм ярышларга әзерләнәләр.

Бурсык төп гомуми белем бирү мәктбендә ата-аналар җыелышы узды.

Зөбәер мәктәбендә "Үз нәселеңне беләсеңме?" дигән проект буенча шәҗәрәләр төзү конкурсы булды.Конкурста укучылар бик актив катнаштылар, тырыштылар,эзләнделәр.Оештыручы-Хаҗипова Н.Г.

7 нче апрель көнне Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбендә Иске Айман, Иске Кормаш, Качкын, Теләкәй мәктәбе кызлары һәм егетләре арасында зона баскетбол ярышлары узды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: кызлар арасында 1 урын – Теләкәй, 2 урын – Иске Айман, 3 урын – Иске Кормаш, 4 урын – Качкын мәктәпләре; егетләр арасында 1 урын – Теләкәй, 2 урын – Качкын, 3 урын – Иске Айман, 4 урын – Богады мәктәпләре. Молодцы! Котлыйбыз!

Кичә, 8 апрель көнне, Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбендә 1-9-нчы сыйныф укучыларының ата-аналары җыелышы узды. Җыелышны аерым сыйныфларда  класс җитәкчеләре үткәрде. Ата-аналар  фән укытучылары белән очраштылар; уку-укыту һәм тәрбия турында сөйләштеләр, киләчәккә планнар куйдылар .

8 апрель Киров урта мәктәбендә баскетбол ярышы булып узды. Ярышта Киров, Сәфәр, Кадет-интернат мәктәпләре катнашты. Безнең мәктәп кызлар командасы 2 урынга ия булдылар. Уңышлары белән котлыйбыз кызларны!

Мәктәбебездә яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы "Ялкын" эшләп килә. Дружина, 11 апрель көнне Такталачык мәктәбендә узачак "Горячие сердца"конкурсына әзерлек алып бара. Укучыларыбызга уңышлар телибез!

Мәктәптә 8 апрель, Киров урта мәктәбендә  сыерчык оялары һәм кош макетлары күргәзмәсе үткәрелдә. Алар арасыннан иң матурлары сайлап алынды һәм урыннан чыгарылды: 1 урын- Хәкимов Булат(6 класс), 2 урын- Сабиров Данияр (1 класс), 3 урын- Шайгарданов Булат( 4 класс). Укучыларыбыз кош ояларын да, макетларны да төрле материалдан,кызыклы итеп, бик тырыш эшләгәннәр.

7-   апрель   көнне     Әтәс   авыл   җирлеге  халкын     Актаныш  районы    ветераннар  советының   "Гәрәбә"   клубы   членнары    зур   концертлары  белән   сөендерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International