ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2016 ел
шимбә

8 нче апрель көнне, район мәдәният йортында, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның йомгаклау концертында Кәзкәй авыл җирлегенең үзешчәннәре уңышлы чыгыш ясап, 3 нче урынга лаек булдылар. Диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.

8 апрель Кәзкәй авылы мәчетендә дин сабакларына йөрүчеләрнең "Әлифба бәйрәме" уздырылды. Әлеге бәйрәмдә Тыңламас һәм Кәзкәй авылының мөслимәләре Коръән аятләре, риваятьләр тыңладылар, вәгазьләр укыдылар, мөнәҗәт әйттеләр. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

7 апрель Кәзкәй авылы китапханәсендә хатын- кызлар белән гарәп телен өйрәнү буенча чираттагы дәресе һәм дәрес барышышнда "Тукайның дингә карашы" темасына сөйләшү үткәрелде. Җирлекнең "Ак калфак" оешмасының милли тормыш һәм дин буенча җитәкчесе З.Нурлыева Тукай турында хәтирәләр, китапханәче Г. Әхмәдишина шул темага шагыйрьнең шигырьләре белән таныштырды.

Актаныш районында санитар-экологик икеайлык башланды. Бу икеайлык кысаларында, бүген гимназия-интернатның 10 нчы класс укучылары Актаныш авылының Җиңүнең 65 еллыгы урамында урнашкан каенлыкны чүп-чардан чистарттылар. 

Актаныш районына эшлекле визиты барышында КФУның Л.Н. Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының рус һәм чит телләр филологиясе бүлеге җитәкчесе, педагогия фәннәре докторы, профессор Мөхәмәтшина Резеда Фаил кызы гимназия-интернатның эшчәнлеге белән танышты.

8 апрель көнне район мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның йомгаклау концерты булды.  

8 нче апрель көнне Күҗәкә авыл клубында Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев концерты булды.

Гала-концертта катнаштык.

Бакчабызда табигать почмагында чәчәк үсентеләре тишелеп чыккан.Аларны аерып утыртырга,су сибәргә кирәк.Гөлләрне тәрбияләү тузаннарын сөртеп,туфракларын йомшарту-безнең яраткан эшебез.Тәрәз төбендә тәҗрибәләр үткәрү  тагын да  кызыклырак.

8 нче апрель көнне Алабуга шәһәренең №9 мәктәбендә "Алабуга парнасы" дип аталган бәйгедә, Югары Яхшый мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International