8 апрель Кәзкәй авылы мәчетендә дин сабакларына йөрүчеләрнең "Әлифба бәйрәме" уздырылды. Әлеге бәйрәмдә Тыңламас һәм Кәзкәй авылының мөслимәләре Коръән аятләре, риваятьләр тыңладылар, вәгазьләр укыдылар, мөнәҗәт әйттеләр. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.