8 нче апрель көнне Күҗәкә авыл клубында Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев концерты булды.Күҗәкә тамашачысына ул күптәннән таныш.Артист Актаныш районында гастрольдә еш була.Аның үзенчәлекле тавышы, концерт программасына иҗади һәм җаваплы якын килүе беркемне дә битараф итми, әлбәттә.