8 апрель көнне район мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның йомгаклау концерты булды. Ирмәш авылыннан ветераннар вокаль ансамбле район сәхнәсендә беренче тапкыр чыгыш ясады. Алар Инсаф Хәбибуллинның Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләренә язылган "Ирмәшем" җырын башкардылар һәм үз чыгышларыннан бик канәгать калдылар.