«Актаныш башлангыч мәктәп-балалар бакчасы» балаларның яраткан “Көмеш кыңгырау” газетасы үткәргән “Яшел ут” бәйгесендә актив катнаштылар. Бәйге нәтиҗәләре буенча безнең 3 нче класс укучылары 1 нче дәрәҗәдәге диплом белән, ә 2 нче класс укучысы Фәррахова Ләйсән 2 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр. Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз!
Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә һәм гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк «юл әлифбасын» өйрәтү, аларда юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру – әти-әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләренең, барлык педагогларның изге бурычы. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу – шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда, шөгыль вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен баланың күңеленә акрынлап сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына юл билгеләре – ышанычлы ярдәмче, ә эш нәтиҗәле булыр.