"Ташкын" хуҗалыгында күпъеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр

2016 елның 8 апреле, җомга

5 апрель көнне “Ташкын” хуҗалыгы күпъеллык үләннәрнең костер өлешен аммиак селитрасы белән тукландыруга керешкән. Бу эштә “Агроэлитсервис” оешмасының “Туман-1” агрегаты эшли (шоферы Рәлиф Мәгфуров).

Ашламаны хуҗалыкта 1 гектарга физик авырлыкта 1ц исәбеннән кертәләр.

“Ташкын” хуҗалыгында 3676 га сөрем җире, шуның 910 га күпъеллык үләннәр тәшкил итә. Биредә орлыкларны агулау да актив рәвештә башкарыла.

“Ташкын” хуҗалыгы баш агрономы Фагитҗан Хаҗиев сүзләренчә, 3676 гектар сөрем җиренең 1670 гектарында бөртеклеләр чәчеләчәк, 400 гектарын көзге арыш били. Күпъеллык үләннәрне тукландыргач, көзге арышка керергә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International