Бүген мәктәптә Г.Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан башлангыч класс укучылары арасында шагыйрьнең иҗаты буенча викторина үткәрелде. Анда барлык укучылар да актив катнаштылар. 4 нче класс укучысы Адилә Манихова Г.Тукай иҗатын иң яхшы белүче дип табылды. Аны зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә шагыйрьнең иҗатын өйрәнүне дәвам итүен телибез..