ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

 

  Тукай көненә багышлап Яңа Кормаш авыл китапханәсендә “Тукай-үлемсез” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды.

19 нчы апрель көнне Адай авылы китапханәсендә  Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан "Тукайлы яз " исемле китап күргәзмәлеге эшләп куелды .Күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.

Гомуми мәктәп линейкасында "Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы"  акциясенә старт бирелде.

15 -16 апрель көннәрендә “Актаныш” спорткомплексында Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча төбәкара турнир үтте.

Бакчачыбыз Илиза апа Мирсалихова мәктәп теплицасында бик күп эшләр башкарган.

15 апрель көнне Казанда "Тукай музеенда" бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган республикакүләм фәнни-практик "Тукай укулары" конференциясе узды.

Гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Шәймухаметова Айзилә (җитәкчесе Аграпова М.Р.) 22 нче апрельдә Казан шәһәрендә үтәчәк Г. Тукай исемендәге VI Бөтенроссия шигырь укучылар конкурсының гала-концертында катнашачак. Аңа уңышлар телибез.

Бүген,  19нчы апрель көнне, педагог оештыручы Р.Ш.Гыйльфанова башлангыч класс укучылары белән “Сәламәт яшәү рәвеше” темасына класс сәгате үткәрде.  Педагог оештыручы укучыларга сәламәт тормыш алып баруның мөһимлеген, сәламәтлекне яшьтән сакларга кирәклеген төшендерде. Үз фикерләрен белдерергә, үзеңә һәм иптәшләреңә игътибарлы булырга, иртәнге гимнастика күнегүләрен эшләүнең мөһимлеген аңлатты.

Актаныш муниципаль районы балалар китапханәсе оештырган "Елгалар-күлләр тормышы" презентацияләр конкурсында безнең мәктәпнең 9 нчы класс укучысы Хисамова Р.Р. (Җитәкчесе Гарипова Р.Д.), 3 нче класс укучысы Шарипов Г. (Җитәкчесе Гарипова Э.Ф.) лаеклы I урын яуладылар. 

Бүген Тат. Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан  “Минем яраткан әкиятем” дигән темага рәсем бәйгесе оештырылды. Укучылар, күргәзмәгә куелган эшләр белән танышып, иң яхшы эшләрне район бәйгесендә катнашу өчен сайлап алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International