15 апрель көнне Казанда "Тукай музеенда" бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган республикакүләм фәнни-практик "Тукай укулары" конференциясе узды. Әлеге чара Татарстан республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы һәм Г.Тукайның әдәби музее белән берлектә оештырылган. Конференциядә икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән башлангыч сыйныф укытучысы Хафизова З.З. катнаштып Диплом белән бүләкләнде.
Конференциядә шагыйрьләр, галимнәр, җәмәгать оешмасы вәкилләре катнаштылар. Беренче турда катнашкан 132 эшнең 69 эше икенче турга чакырылды. Укытучылар 3 номинациягә бүленеп үзләренең эшләрен якладылар: “Мәктәптә Г.Тукай иҗатын өйрәнүдә методик традицияләр һәм заманчалык”, “Г.Тукай иҗаты һәм эшчәнлегендә педагогик карашларның чагылышы”, “Укыту-тәрбия процессында музей мөмкинлекләрен файдалану”.