Бүген, 19нчы апрель көнне, педагог оештыручы Р.Ш.Гыйльфанова башлангыч класс укучылары белән “Сәламәт яшәү рәвеше” темасына класс сәгате үткәрде. Педагог оештыручы укучыларга сәламәт тормыш алып баруның мөһимлеген, сәламәтлекне яшьтән сакларга кирәклеген төшендерде. Үз фикерләрен белдерергә, үзеңә һәм иптәшләреңә игътибарлы булырга, иртәнге гимнастика күнегүләрен эшләүнең мөһимлеген аңлатты.