Бүген мәктәп күләмендә Донор көне билгеләп үтелде. Укучылар презентация ярдәмендә донорлыкның тарихы һәм канны күчереп салу кагыйдәсе белән таныштылар. Чара ахырында Ләйлә Шәйдуллина укучылар белән берлектә "Тормыш елгасы" темасына төркемле эш оештырды. "Донор көне" рәсем конкурсында актив катнашкан укучыларга грамоталар тапшырылды.
Мәктәпнең чыгарылыш класс укучылары бүген сынап карау имтиханнарын бирәләр.
Язгы чисталык айлыгы кысаларында безнең мәктәп укучылары белән берлектә 16 нчы апрель көнне өмә оештырылды. Укучылар мәктәп яны территориясен һәм барлык тротуарларны чүптән арындырдылар. Тирә-як чистарып, чүптән арынды.
Язучыбыз Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү" конкурсына әзрлек бара. Укучыларыбыз конкурска бик теләп әзерләнәләр. Аларга уңышлар телибез!
Җиңүнең 71 еллыгына багышланган һәм районыбызда "Бию елы" булганлыктан "Җиңү Вальсы" конкурсы үткәрелә. Укучыларыбыз бик тырышып элеге конкурска әзерләнәләр.
19 апрель - Сәламәтлек көне уңаеннан мәктәптә өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелде.
Балалар бакчалары үзешчән сәнгать коллективларының смотр концерты
Озакламый узачак Бердәм республика тесты алдыннан, тагын бер кат белемнәрен тикшерделәр.