Бүген Тат. Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан “Минем яраткан әкиятем” дигән темага рәсем бәйгесе оештырылды. Укучылар күргәзмәгә куелган эшләр белән танышып, иң яхшы эшләрне район бәйгесендә катнашу өчен сайлап алдылар.