Бүгенге тантаналы бәйрәмдә балалар Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан шигырьләр сөйләделәр,әкиятләрдән өзекләр күрсәттеләр,кызыклы биремнәр үтәделәр,уеннар уйнадылар.Тукайның әдәби геройлары сурәтләгән кул эшләре күргәзмәсендә яраткан геройларын тотып та карадылар.
Икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы бара. 29 апрельдә мәктәптә 7Б сыйныфы укучылары тарафыннан әзерләнгән "Тукай яши безнең күңелләрдә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара узды.
29 апрель көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан мәдәният паркында «Ятим Апуштан – бөек Тукайга» дип исемләнгән Тукай укулары уздырылды.
Фәнни техник иҗат Фестиваленең “Үз кулларың белән яса” конкурс – күргәзмәсенә 7 класс укучысы Мусин Алмаз (җитәкчесе – Мусина Г.М.) тәкъдим иткән чыршы эшләнмәсе 1 нче урынга лаек дип табылды. Молодец, Алмаз! Котлыйбыз!
28 нче апрель көнне өмә оештырылды.
Фәнни техник иҗат Фестиваленең ракетомоделизм бүлегенә 7 класс егетләре (җитәкчесе – Ахметов Р.Х.) тәкъдим иткән “Татарстан” ракета – йөртүче моделе 1 нче урынга лаек дип табылды. Молодцы, егетләр! Котлыйбыз!
Фәнни техник иҗат Фестиваленең көнкүреш товары бүлегенә 6 класс укучысы Миңнеголов Айдар (җитәкчесе – Мингазов Р.Ш.) тәкъдим иткән “Су агу торбасы” эшләнмәсе 1 нче урынга лаек дип табылды. Молодец, Айдар! Котлыйбыз!
Фәнни техник иҗат Фестивале кысаларында уздырылган гади автомодель ярышында Иске Җияш башлангыч мәктәбенең 4 класс укучысы Ахметов Раушан (җитәкчесе – Ахметов Р.Х.) үзе ясаган автомобиль белән призлы 2 нче урынны яулады. Молодец, Раушан! Котлыйбыз!
22 нче апрель көнне МБОУДО “Балалар иҗат үзәге”ндә укучыларның фәнни техник иҗат Фестивале узды. Анда безнең мәктәпнең 6 класс укучысы Миңнеголов Айдар (җитәкчесе – Мингазов Р.Ш.) көнкүреш товары бүлегендә “Су агу торбасы” эшләнмәсен, 7 класс егетләренең коллектив эше (җитәкчесе – Ахметов Р.Х.) ракетомоделизм бүлегендә “Татарстан” ракета – йөртүче моделен, 7 класс укучысы Мусин Алмаз (җитәкчесе – Мусина Г.М.) “Үз кулларың белән яса” конкурс – күргәзмәсенә чыршы эшләнмәсен тәкъдим иттеләр һәм якладылар, Иске Җияш башлангыч мәктәбенең 4 класс укучысы Ахметов Раушан (җитәкчесе – Ахметов Р.Х.) гади автомодель ярышында үзе ясаган автомобиль белән чыгыш ясады. Уңышлар телик аларга!
21 нче апрель көнне мәктәбебез укучылары Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан район күләмендә белем бирү оешмаларының 1 - 5 сыйныф укучылары арасында уздырылган "Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү” бәйгесендә катнаштылар.