Икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы бара. 29 апрельдә 7Б сыйныфы укучылары тарафыннан әзерләнгән "Тукай яши безнең күңелләрдә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара узды.
Кичәдә Г.Тукай шигырьләре, җырлары яңгырады, әкиятләре сәхнәләштерелде, викторина үткәрелде, китап күргәзмәсе эшләде.
Бәйрәмне татар теле укытучылары Э.Р.Камаева, Г.Д.Борханова, китапханәче Г.Р.Хәмидуллина әзерләделәр.