22 нче апрель көнне МБОУДО “Балалар иҗат үзәге”ндә укучыларның фәнни техник иҗат Фестивале узды. Анда безнең мәктәпнең 6 класс укучысы Миңнеголов Айдар (җитәкчесе – Мингазов Р.Ш.) көнкүреш товары бүлегендә “Су агу торбасы” эшләнмәсен, 7 класс егетләренең коллектив эше (җитәкчесе – Ахметов Р.Х.) ракетомоделизм бүлегендә “Татарстан” ракета – йөртүче моделен, 7 класс укучысы Мусин Алмаз (җитәкчесе – Мусина Г.М.) “Үз кулларың белән яса” конкурс – күргәзмәсенә чыршы эшләнмәсен тәкъдим иттеләр һәм якладылар, Иске Җияш башлангыч мәктәбенең 4 класс укучысы Ахметов Раушан (җитәкчесе – Ахметов Р.Х.) гади автомодель ярышында үзе ясаган автомобиль белән чыгыш ясады. Уңышлар телик аларга!