29 апрель көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан мәдәният паркында «Ятим Апуштан – бөек Тукайга» дип исемләнгән Тукай укулары уздырылды.Чарада китапханәче Л.Мирзанурованың «Җылы эзли сабый күңеленә» чыгышы тәкъдим ителде.Кичәнең «Шигъри гөләндәм» өлешендә китапханәчеләр һәм Актаныш 1 нче мәктәбенең 10 а классы укучылары шагыйрнең яраткан шигырьләрен укыдылар. “Гомерендә халкы язмышы, җырларында халкы моңнары» дигән электрон презентация күрсәтелде.Шулай ук китап күргәзмәсе, күзәтү үткәрелде. “Тукай эзләре буйлап» дигән әдәби викторина үткәрелде.Укучылар үзләре теләгән китапларны алдылар.Чарадан барыбыз да канәгать калдык.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)