Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан район күләмендә белем бирү оешмаларының 1 - 4 сыйныф укучылары арасында уздырылган “Мин әкиятләр яратам” рәсем конкурсына мәктәп этабында җиңү яулаган 4 класс укучылары Гарифуллина Рәмиләнең, Калинина Эльвинаның эшләре тапшырылды.
«ООО САФ» хуҗалыгы
«ООО САФ» хужалыгы
Язгы кыр эшләре бара. Качкын авылының Усы бүлекчәсе хезмәткәрләре басуларда армый-талмый эшлиләр. Эшләрегез уң булсын колхозчыларыбыз.
Язгы кыр эшләре башланды. Нур Баян хуҗалыгының Качкын бүлекчәсе хезмәткәрләре дә бик тырышып эшлиләр. Басуда ашлама кертәләр. Язгы чәчү эшләре бара. Уңышлар юлдаш булсын Сезгә !
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан мәктәбебездә бик күп чаралар үткәрелде.
Татар Ямалы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрлә "Онытырга хакыбыз юк!" акциясен үткәрделәр.
1нче майдан Актанышта 2015-2016 елгы ягу сезоны рәсми рәвештә тәмамланачак. Әлеге карар район Башкарма комитеты тарафыннан расланган.
28 нче апрель көнне Татар Ямалы мәдәният йортында гражданнар җыелышы булып узды.
Китапханәчебез Хисамова Нурсия Муллануровна мактау грамотасы белән бүләкләнде.