Актанышта ягу сезоны рәсми рәвештә төгәлләнә

2016 елның 29 апреле, җомга

1нче майдан  Актанышта 2015-2016 елгы ягу сезоны рәсми рәвештә тәмамланачак. Әлеге карар район Башкарма комитеты тарафыннан расланган. 

Димәк, якшәмбедән Актанышның күпфатирлы йортларында, сәламәтлекне саклау һәм балалар учреждениеләрендә, оешма-предприятиеләрдә җылылык бирү туктатылачак. 

Искәртеп үтәбез: Актанышта җылылык бирү сезоны 2015 елның 3нче  сентябрендә старт алган иде. Норматив буенча, уртача температура 5 көн дәвамында 8 градус җылы булган очракта, җылылык бирү сезоны төгәлләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International