ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2016 ел
җомга

Бүген Пучы авыл китапханәсендә 15 май - Гаилә көне уңаеннан чара үткәрелде.

13 май көнне Советлар Союзы Герое Х.Заманов исемендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбе базасында укучыларның Җәйге спартакиадасы оештырылды. Ярышлар төрле арага йөгерү, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү буенча үткәрелде. Безнең мәктәп укучылары да үз осталыкларын күрсәттеләр: Камалетдинов Айназ озынлыкка сикерүдә - 2, биеклеккә сикерүдә - 1, Хабибуллина Алинә 400 м га йөгерүдә - 1, Хабибуллина Адилә 800 м га йөгерүдә -4, Батталов Альфред - 400 м га йөгерүдә - 4, Гараева Резеда биеклеккә сикерүдә 5 нче урынга ия булдылар. Гомуми нәтиҗәләр буенча команда мактаулы 2 нче урынны яулады. Афәрин, укучылар! Әзерләүче укытучы- Хабибуллин Айдар Дамир улы.

МБОУ «Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы»нда укытучылар “Гаилә” темасына класс сәгатьләре үткәрде.

18 май көнне сәгать 9.00дә Актаныш муниципаль  районында Россиянең Федераль монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан буенча вәкиле район Советы Аппараты җитәкчесе кабинетында (Актаныш авылы, Ленин пр., 17 йорт адресы буенча) гражданнарны, эшмәкәрләрне кабул итә.

МБОУ «Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы» ГАОУ "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" белән кулга кул тотынып эшли, тыгыз элемтәдә тора.

13 май көнне Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында гомуми урта белем бирү йортлары укытучыларының V Республикакүләм Гамил Афзал укулары оештырылды. Безнең мәктәптән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хабибуллина С.Г. катнашты. Ул "Г.Афзал иҗаты һәм бүгенге әдәбият" секциясендә  чыгыш ясап, 3 урынны яулады һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.

6 май -Татарстанның халык шагыйре -Ренат Хариска 75 яшь . Шул уңайдан Бурсык авыл китапханәсендә “Татарстанның халык шагыйре -Р.Хариска 75 яшь”- дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. “Кеше кайчан матур була?” шигырен кычкырып уку оештырылды. Китап укучылар китаплар белән танышты һәм әңгәмә оештырылды.

Бүген 4 класс укучылары Бөтенрәсәй тикшерү эшләре кысаларында рус теленнән язмача биремнәр үтәделәр. 11 май көнне алар әлеге фән буенча диктант язганнар иде. Алдагы эшләрендә дә уңышлар телибез.

13 май көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә,  икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең 1”Г” сыныфы укучылары белән берлектә  планетабыз  - Җиргә багышланган “Ишетәсезме, Җир елый?” дигән исемдә экологик сәгать уздырылды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International